Бүген башкалабызның Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында «Сәйяр» XIII Республика балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Бүләкләнүчеләр арасында Арча район Мәдәният йортының "Әллүки" балалар театр студиясе (җит: Ләйлә Мөхәммәтгалиева) дә бар. Алар Т.Миңнуллинның "Иптәш командир" спектаклен сәхнәләштереп 1 нче урынга лаек булдылар. Коллективны дәрәҗәле җиңүләре белән ихластан котлыйбыз, алга таба иҗат уңышлары юлдаш булсын!
"Сәйяр" фестивале ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан татар телен һәм Татарстан халыкларының туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы комиссия ярдәмендә уздырыла.
“Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр театрларының республика фестивале сәләтле балаларны ачыклауга, аларның иҗади потенциалын үстерүгә һәм туган телләрен өйрәнүгә кызыксынуны арттыруга юнәлтелгән.
Чыганак һәм фотолар: Арча мәдәният йорты
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев