Алмаз Хисаметдинов Татарстан Республикасы матбугаты көне белән котлады
Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Матбуган көне уңаеннан үзенең Телеграм каналында мәгълүмат чаралары һәм полиграфия басмалары хезмәткәрләре, тармак ветераннарын котлады
Район җитәкчесе Милли журналистика тарихында яктылык нурына әверелгән "Нур" татар газетасының беренче чыгарылышына 120 ел тулуын ассызыклап үткән.
«Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Республикасы матбугаты көне белән котлыйм! Районыбызның төп матбугаты булган "Арча хәбәрләре" газетасы редакциясенең дә бай тарихы бар. Беренче номер 1930 елның октябрендә «Колхозга» дигән исем белән чыга башлый. Шул көннән ул арчалылар өчен кирәкле мәгълүмат чыганагы булган иҗтимагый-сәяси тормыш үзәгенә әверелә. Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан, эшегездә уңышлар, иҗат илһамы телим, уңай яңалыклар тәкъдим итү өчен мәгълүмат сәбәпләре, якты һәм истә калырлык проектлар күбрәк булсын, укучылар һәм тамашачылар ышанычы юлдаш булсын» – дигән ул котлавында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев