erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

«Арча читекләре» этно-фестиваленә гаризалар кабул итү башланды

«Арча читекләре» этно-фестивале — татар халкының милли мәдәниятен, сәнгатен һәм һөнәрчелек традицияләрен саклауга юнәлдерелгән чара.

Арча шәһәрендә узачак «Арча читекләре» этно-фестивалендә катнашырга теләүче иҗат коллективларыннан гаризалар кабул ителә башлады, дип хәбәр итә район мәдәният идарәсе. 

Фестивальнең төп максаты — онытыла барган борынгы йолаларны һәм гореф-гадәтләрне яңарту, халык җырларын һәм биюләрен киләчәк буыннарга җиткерү, читек чигү осталарын һәм һөнәрчеләрне барлау, күн кәсепчелеген үстерү һәм татар халкының милли аяк киеме — читекне киң җәмәгатьчелеккә таныту.

Фестивальдә түбәндәге номинацияләрдә катнашырга мөмкин:

  • «Вокаль ансамбльләр»
  • «Хореография»
  • «Фольклор-этнографик күренеш»
  • «Инструменталь башкару»

Катнашырга теләүчеләргә гаризаны 15 августка кадәр ardk-metod@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Белешмәләр өчен телефон: 8 929 728-00-74.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев