erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча юнәлешендәге поездлар хәрәкәте расписаниесе үзгәрә

Үзгәрешләр 16, 20 һәм 23 август көннәренә кагыла

Дербышки станциясендә техник эшләр үткәрелү сәбәпле, 16, 20 һәм 23 августта Арча юнәлешендәге поездлар үзгәртелгән расписание буенча йөриячәк. Бу хакта Тимер юл матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

№6401 Шәмәрдән – Казан поезды Шәмәрдән станциясеннән 04:29 сәгатьтә кузгалачак, ягъни 29 минутка соңрак. Казанга 07:10 сәгатьтә килеп җитәчәк (51 минутка соңрак).

 

№6474 Идел буе – Арча поезды Восстание станциясенә кадәр гамәлдәге расписание буенча, аннан соң үзгәртелгән график буенча хәрәкәт итәчәк. Арчага 07:46 сәгатьтә килеп җитәчәк (6 минутка соңрак).

  • Шулай ук түбәндәге поездларның хәрәкәте гамәлдән чыгарыла:
  1. 15, 19 һәм 22 августта – №6410 Казан – Арча поезды;
  2. 16, 20 һәм 23 августта – №6403 Арча – Казан һәм №6461 Арча – Васильево поездлары.

Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны 8 8005505393 телефоны аша (тәүлек әйләнәсе), «Содружество» сайтында һәм «РЖД Пассажирам» мобиль кушымтасында алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев