erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Ләйлә Хәкимова: «Максатыбыз – яшь алмаш әзерләү»

Арча Мәдәният йортында “Сәхнә арты” проектына старт бирелде

27 март ел да Халыкара театр көне буларак билгеләп үтелә. Осталык дәресләре, очрашулар, тәҗрибә уртаклашу... Проектның максаты шундый үзенчәлекле юл белән халык театрына яшь алмаш әзерләү.

Сәхнә арты... Дөрес уйланылган. Исеме дә, җисеме дә. Чөнки тамашачы алдына чыкканчы артистлар сәхнә артында күпме “юл үтә”. Берничә ай буена сузылган репетицияләр, текст ятлаулар, сәхнәдә автор биргән образны дөрес итеп күрсәтү өчен өйрәнүләр... Барысы да артист халкыннан зур көч, түземлек, тырышлык таләп итә.  

- Әлеге проектны тормышка ашыру теләге күптән бар иде. Башта аны ”Пушкин картасы” кысаларында мәктәп укучыларына гына үткәрербез, дип планлаштырган идек. Ләкин әлеге проект күп кенә әти-әниләрдә кызыксыну уятты. Балаларын ничек, кайда, кайчан яздыртып булачагын сорап социаль челтәргә язучылар булды. Димәк, ”Сәхнә арты”н күрергә теләүчеләр, ягъни театр сәнгате белән кызыксынучылар җитәрлек икән, – диде Арча Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Ләйлә Хәкимова.

– Әлеге проект нәрсәне күз алдында тотып эшләнде? Очрашулар, аралашулар гынамы, әллә сәхнәгә чыгарга теләге булганнарны туплап, яшь артистлар әзерләүме? 

 – Проект кысаларында нәни дусларыбыз районыбызның данлыклы “Җидегән чишмә” Арча халык театры, шулай ук Сарай-Чокырча авылы клубында эшләүче “Тылсым” курчак театры (җитәкчесе Марсель Шәрәпов) эшчәнлеге белән таныша алачак. Курчакларны хәрәкәтләндерү, сөйләштереп карау мөмкинлеге булачак. Мәдәният хезмәткәрләре белем туплау максатыннан даими иҗади лабораториядә, осталык дәресләрендә катнаша. “Җидегән чишмә” Арча халык театры җитәкчесе Инсаф Мөхәммәтгалиев сәхнә теле, актерлык осталыгы буенча дәресләр бирәчәк. Дәрестә балаларга дөрес итеп сулыш алу кагыйдәләре өйрәтеләчәк, шулай ук балаларга үзләрен актерлык осталыгында сынап карарга мөмкин булачак. Сәхнәдә үзләрен ничек дөрес тотарга, тавышларын үзгәртергә, гәүдә белән ничек идарә итәргә – барысы да исәпкә алынды. Театр артистына аларны белү мөһим. Аннан “Сәхнә арты” булгач, аның эчке ягы белән дә танышу каралган. Сәхнә костюмнарын, спектакльгә реквизитларны тотып карау, грим ясау да балаларда зур кызыксыну уятыр, дип уйлыйбыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Димәк, тагын бер максат – балаларда театрга мәхәббәт тәрбияләү.

– Әйе. Балаларны гына түгел, яшьләрне үзебезнең эшчәнлек белән таныштыру, театр сәнгатенә мәхәббәт уяту тагын бер максатыбыз булып тора. Кем белә, бәлки нәкъ менә әлеге проект ярдәмендә “Җидегән чишмә“ Арча халык театрына лаеклы алмаш үсәр. Чөнки бүген театрга яшьләр кирәк. Бергә репетицияләргә йөреп, сәхнәгә чыгып, өлкән артистлар тәҗрибәсен үзләштереп калу – алар өчен зур мөмкинлек һәм файда да.

Бүгенге көндә “Җидегән чишмә” Арча халык театрында армый-талмый кырык елга якын уйнаган артистлар бар. Алар белән бергә уйнау – горурлык та булачак.

Шуңа театр сәнгате белән кызыксынган, үзендә артистлык сәләте сизгән, тормышын киләчәктә сәхнә белән бәйләргә хыялланган балаларны, яшьләрне көтеп калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X