Арча район мәдәният йорты каршындагы агитбригада игенчеләр өчен концерт куя
Агитбригада эштә
Арча мәдәният йорты каршындагы агитбригада үзешчәннәре өчен дә урып-җыю чоры – кызу эш өсте.
Бүген кырларда эш гөрли. Игенчеләр көнне төнгә ялгап иртә таңнан кичке караңгыга кадәр басуда.
Көннәр эссе. Тузан. Ардыра. Расих Галимҗанов җитәкчелегендәге агитбригада үзешчәннәренең бурычы – ындыр табакларына, кырларга йөреп, эшчеләр, игенчеләр алдында чыгыш ясау, аларның күңелләрен күрү, кыска гына ял вакытларын җыр-моң белән бизәү, аз гына ял иттерү.
– Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл-хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров районга килгән. “Игенче” ширкәтендә игенчеләр каршында чыгыш ясадык. Чиканастан Вагыйз Әһлиуллин кырларга гармун моңы таратты, Адилә Нотфуллина белән җырларыбызны бүләк иттек, – диде Расих Галимҗанов.
Бу көннәрдә дә алар Наласа, Иске Чүриле авылларындагы ындыр табакларына, шулай ук “Кырлай” ширкәтенә барачаклар.
“Иртәдән кичләргә кадәр яңгырый хезмәт җыры”. Монысы җыр сүзләре. Хезмәт җырына үзешчәннәр моңы да кушылып, игенчеләр күңеленә рәхәтлек өстәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев