Арча район Мәдәният йорты «Күрше» фестиваленең җәйге сезоны җиңүчесе булды
«Күрше» фестиваленең җәйге сезоны нәтиҗәләре игълан ителде. Җиңүчеләр арасында Арча район Мәдәният йорты да бар
Фестивальдә җиңү яулаган «Әбиемдә кунакта» проекты авылдагы җылы хатирәләргә, әби янында узган бәхетле балачак мизгелләренә алып кайтырга вәгъдә итә. Проект авторлары Ләйлә һәм Инсаф Мөхәммәтгалиевлар тиздән әлеге иҗади башлангыч белән тулырак таныштырачаклар.
Билгеле булганча, «Күрше» фестиваленең җәйге сезонына барлыгы 1058 проект гаризасы кабул ителгән. Алар арасыннан иң яхшы 40 проект сайлап алынган, һәм Арча район Мәдәният йорты тәкъдим иткән проект та җиңүчеләр исемлегенә кергән.
Арча район Мәдәният йорты коллективын һәм проект авторларын әлеге зур уңыш белән ихластан котлыйбыз!
Чыганак: Арча район мәдәният йорты МАХ каналы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев