erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча районы Курса-Почмак авылы халкы махсус хәрби операция зонасына 100 мендәр теккән

Авылдагы чираттагы хәйрия эше турында безгә Курса-Почмак мәдәният йорты директоры Сәрия Фәсхиева хәбәр итте

Курса-Почмак авылында махсус хәрби операция зонасына һәрдаим ярдәм итү чаралары оештырылып тора. Мәдәният йорты, мәктәп, китапханә, шәхси эшмәкәрләр, авыл халкы берләшеп, яу кырындагы ир-егетләргә кирәк-яраклар җибәрә. 

Мәдәният йорты директоры Сәрия Фәсхиева белән элемтәгә кердек. Күптән түгел генә биредә хәйрия ярминкәсе узган, хәрби операциядә булучыларның өйләренә барып, якыннарының хәлләрен белеп торалар. 

- 29 октябрь көнен мендәрләр көне дип игълан иттек. СВО да хезмәт итүче егетләребезгә йөрәк җылыбызны биреп, йомшак мендәрләр ясадык. Тегүче кызларыбыз Гүзәлия Хәсәнова, Флера Исмәгыйлева, Резидә Сәмигуллина, Алсу Шәйхиева, ирле-хатынны Хафизовлар, Гадилә Гыйләҗиева, Вәсилә Мотыйгуллина тегү машиналары белән тышлыклар тектеләр. Апаларга, кызларга, булышкан һәркемгә зур рәхмәт.100 штук булды, Аллаһка шөкер, – диде Сәрия ханым

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев