erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча районы мәктәпләре арасында “САФТА” хәрби-спорт уены узды

2024 елдан бирле уздырылып килүче «САФТА» уеннары 6 май көнне сигезенче тапкыр уздырылды.

Арча укучылар сарае тарафыннан районның мәгариф идарәсе белән берлектә оештырылучы хәрби‑спорт  чарасы ел саен өч тапкыр (Ватанны саклаучылар көне, Бөек Җиңү көне, Геройлар көне) үткәрелә. 

 «САФТА» хәрби‑спорт уенының быелгысы Җиңү көне алдыннан, шулай ук Халыклар бердәмлеге, Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында оештырылды.

Чарада мәртәбәле кунаклар катнашты. Алар: ТР Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Иванов Сергей Павлович, сугышчан хәрәкәтләр ветераны Фәттахов Данил Радик улы, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Галимова Ләйсән Ренат кызы, Арча районындагы «Алдынгылар хәрәкәте» җирле бүлекчәсе Советы Рәисе Ильина Лия Юрьевна, Арча ДОСААФ җитәкчесе урынбасары Хәкимов Ренат Рәфкать улы

Катнашучылар дүрт дисциплинада көч сынаштылар: квадрокоптерны очырту, спорт ориентлашуы, пневматик винтовкадан ату белән армия полосасын узу, сугыш кирәк-яракларын эзләү, граната ыргытып, мина кырын узу.

Ярышларда 19 команда катнашты — бу яшьләрнең хәрби‑спорт чаралары һәм патриотик тәрбия белән кызыксынуының артуының ачык дәлиле.

Төп җиңүчеләр:

Урта яшь төркемендә – Арчаның 1нче мәктәбе командасы.

Өлкән яшь төркемендә – Курсави исемендәге күппрофильле лицей командасы.

  Фотолар Арча укучылар сараеның ВК төркеменнән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев