Арча районы: туризм үсеше юлында
Эчке туризм яңадан үсеш кичергән, кешеләр гади ял түгел, ә тарих, мәдәният белән тирәнрәк кызыксынган чорда, Татарстан картасында яңа үзәк, Арча районы барлыкка килә. Ул татар, рус һәм фин-угор дөньялары кисешкән, гасырлар авазын саклаган җир, татар халкының рухи бишеге санала.
Арча районында туризмны үстерү – заман таләбенә җавап.
2025 ел ахырында башланган эш районны туристик үзәккә әйләндерүне максат итә. Арча районының баш туризм белгече Алисә Гыйрфанова мәгълүматларына караганда, 2025 елда районга 95 мең турист килгән. Агымдагы елга 110-115 мең кеше планлаштырылган, ә якындагы өч елга 130 мең турист фаразлана. Алисә Гыйрфанова билгеләп үткәнчә, “район туристлар агымына әзерләнә”. Амбициоз планнарны тормышка ашыру системалы якын килүне таләп итә, һәм нәкъ менә шуңа күрә район кызыклы маршрутлар булдыру максатыннан актив рәвештә хезмәттәшлек эзли.
Арча районының көче – табигате, бай мирасы, үсүче инфраструктурасы һәм кешеләре. Алар традицияләрне, һөнәрләрне саклый, истәлекләр белән бүлешә. Заманча музейлар да әһәмиятле роль уйный: алар тарихи урыннарда урнашкан, күренекле шәхесләр белән бәйле, шуңа күрә тере тарих мохите тудыра.
Арча районы музейлар, мәчетләр һәм җәмәгать киңлекләре тирәсендәге төзекләндерелгән территорияләре белән җирле халыкның тырышлыгын һәм үз мирасына хөрмәтен ачык күрсәтә. Казаннан бер сәгатьлек юлда урнашкан Арча районы мәдәни генә түгел, табигый потенциалга да ия. Гид-эксурсовод Гөлнара Таһир кызы әйтүенчә, нәкъ менә монда күзләре янган, күңел җылысын кертергә әзер кешеләр яши. Бу кешеләр-традицияләрне, һөнәрләрне һәм бу төбәкне кабатланмас итә торган рухилыкны саклаучылар.
Гүзәл табигать күренешләре экотуризм үсеше өчен нигез булып тора. Әмма районның төп үзенчәлеге – вакыйгалы туризм: Ат көне, Сабантуй, милли традицияләрне яңарту кебек чаралар бай мәдәниятне һәм милли кыйммәтләрне таныта. Районны туристик үзәккә әйләндерү – системалы стратегия нәтиҗәсе. Бу эштә җирле халыкның катнашуы һәм экспертлар белән хезмәттәшлек итү дә зур роль уйный.
Гөлнара Таһир кызы билгеләп үткәнчә, төп бурыч – район брендын таныту. Бу максатка ирешкән очракта, Арча районы Алабуга һәм Лаеш районнары белән көндәшлек итә алачак. Моның өчен уникаль тәкъдимнәрне актив рәвештә алга сөрү, тарихи хәтер һәм рухи кыйммәтләргә игътибар итү мөһим.
Арча районы – татар халкының бай тарихы һәм мәдәнияте чагылышы. Дөрес стратегия һәм уртак тырышлык белән ул Татарстанның көчле туристик үзәгенә әверелергә сәләтле.
Эмиль Галимҗанов,
Россия ислам институтының 3 курс студенты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев