erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча районында 47722 гектардагы игеннәрнең 14586 гектары суктырылган

7 августка район хуҗалыклары 47722 гектардагы игеннәрнең 14586 гектарын (30,6 процент) суктырып алдылар

“Курса МТС”ы ширкәтендә 66,3, “Казанка”да 52,1, “Яңарыш”та 31,5 процент. Район буенча бер гектардан уртача уңыш 38,1 центнер. Иң югары уңыш “Заря” ширкәтендә. – 56 центнер чыга, “Северный”да – 54,2, “Байрак”,  “Казанка”, “Ак Барс” агрокомплексы”, “Кырлай”, “Яңарыш” ширкәтләрендә 40 центнердан артык.

Район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов һәр атнаның сишәмбе көннәрендә алдынгы комбайнчыларга вымпеллар, акчалата премияләр тапшыра. Узган атнада мондый хөрмәткә “Казанка” ширкәтеннән Фаил Хәлиуллин, “Заря” ширкәтеннән Илдар Кавиев, “Курса МТС”ы ширкәтеннән Айрат Гыйниятов лаек булды.

 

Фаил Хәлиуллин – хуҗалыкның баш инженеры, урып-җыю чорында комбайнда, чәчү вакыты җиткәч чәчү комплексын алып чыга. Бүгенге көндә иң күп ашлык суктыручы ул. 

Айрат Гыйниятов Корайван авылыннан. Аның бабасы Самат абый шулай ук комбайнчы иде, трактор тартып йөри торган “Сталинец” комбайнында эшләде, без, мәктәп укучылары, ат белән амбарга ашлык ташыдык. Хәзер менә оныгы Айрат район җитәкчесенең бүләген алырлык итеп, кайчандыр бабасы иңләгән басуларны иңли. Басулар шул ук, комбайннар гына башка. Ул чордагы комбайннарның кабиналары юк, комбайнчыларның тузанда күзләре һәм тешләре генә елтырый иде.

Район җитәкчесе бу көнне “Байрак” хуҗалыгында да булды. Бу Алмаз Шәрипов оештырган яңа хуҗалык, Утар Аты һәм Субаш Аты басуларында иген үстерәләр, терлекчелек белән ныклап шөгыльләнергә исәплиләр. Утар Атыда ашлык складын зурайту эшләре бара. Быел 1000 баш сыерга исәпләнгән комплекс төзергә исәплиләр. 

“Заря” ширкәтенең бу яктагы басуларында көзге бодай суктыралар. Инвестор Рәдиф Закирҗанов бирегә барлык команданы туплап килгән, чөнки хуҗалыкның төп җирләренә кадәр шактый ерак. Алдагы көнне ул якларда яңгырлар әйбәт кенә яуган булган, шуңа коры басуга күченгәннәр. “Заря” ширкәте уңышлары белән елдан ел шаккатыра бара. Быел да менә гектардан уртача 50 центнердан артык уңыш алалар. 
Әле суктырган басуларда да уңыш яхшы, саламны туратып баралар. Арттан туфракны эшкәртәләр. “Монда эшне бетереп китәргә исәп”, - ди җитәкче. 

Район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов та эшнең болай оештырылуын ошатты. Элегрәк августта җир эшкәртүне ярым пар җирләре калдыруга тиңлиләр иде. Чөнки микроорганизмнар көннәр суытканчы туфрактагы төрле үсемлек калдыкларын эшкәртергә өлгерә.

Туфракны төп эшкәртүгә барлык хуҗалыклар да кереште.  Ә эшкәртәсе мәйданнар 67797 гектар. Шуның 14309 гектары эшкәртелде. “Заря” ширкәте бу эштә дә алда – 17 процент мәйданны эшкәрттеләр инде. “Игенче”дә – 12, “Аю”, “Ашытбаш”та 11 процент.    
Хуҗалыклар көзге культуралар чәчү өчен җир әзерли. Элек 5 августтан чәчәргә команда була иде, 20 августка чәчеп бетерергә! Хәзер климат үзгәрде, көзге як озыная бара. “Чәчүгә 20 августтан соң чыгабыз, биш көндә чәчеп бетерәбез”, – ди “Казанка” хуҗалыгы җитәкчесе Айдар Сабиров. Алдан чәчсәң, уҗымнар артык үсеп китә, кышка хәлсезләнеп керә. 

Арча элеваторы 19864 тонна ашлык кабул итте, шуның 16 мең тоннасын безнекеләр китерде.
9 августта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында “Курса МТСы” ширкәтендә яңа сөтчелек комплексына нигез ташы салу көтелә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев