erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча районында шәхси хуҗалыклардагы үзйөрешле техникаларга техник карау башланды

Арча районы авыл җирлекләрендә үзйөрешле машиналар һәм аларга тагылма прицепларның еллык техник торышын тикшерү эшләре оешкан төстә алып барыла. Чираттагы техник карау Апаз авыл җирлегендә узды.

13 майда, билгеләнгән график нигезендә, Арча районының Апаз авыл җирлегенә караган Апаз һәм Хәсәншәех авылларында шәхси затларга караучы үзйөрешле машиналарга һәм прицепларга техник карау үткәрелде. Тикшерү барышында барлыгы 41 берәмлек техника каралды. Бу хакта Арча шәһәре һәм Арча районы буенча Татарстан Республикасы Гостехнадзор бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов хәбәр итте.

“Техникаларның барысы да техник карау таләпләренә туры килә. Якын көннәрдә аларның хуҗалары техник карау узу турында таныклыклар алачак”, – диде ул.

Техник карау барышында катнашучыларга Татарстан Республикасында тракторлар, прицеплар һәм башка үзйөрешле машиналар катнашында булган юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары турында да мәгълүмат җиткерелде. Шулай ук квадроцикллар, баггилар кебек юлсыз җирләрдә йөрүче транспорт чараларын хәвефсез файдалану мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.

Белгечләр балигъ булмаган балаларның мондый транспорт чаралары белән идарә итүенә юл куймауның әһәмиятен дә искәртте.

Авыл җирлекләрендә техник карау үткәрүнең көне һәм вакыты алдан авыл җирлекләре җитәкчеләренә җиткерелгән. Гостехнадзор вәкилләре үзйөрешле техника хуҗаларын еллык техник карауны вакытында узарга чакыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев