erid:2VtzquqpS7d
Арча районында спорт инфраструктурасы үсеш ала
Арча яңалыклары

Арча районында спорт инфраструктурасы үсеш ала

Физкультурачылар көне уңаеннан Арча районында спорт өлкәсендә башкарылган эшләр турында искә төшерделәр.

Соңгы елларда Арчада спорт белән шөгыльләнү өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка килә.

Бүген физкультурачылар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан район матбугат хезмәте районда спорт өлкәсендә башкарылган эшләр турында сөйләде.

 

«Казансу» ябык футбол манежы сафка бастырылды. Әлеге заманча объектта районның яшь футболчылары шөгыльләнә. Шулай ук «Арча» спорт комплексында капиталь ремонт үткәрелде.

 

Хәзер районда Универсаль спорт залы төзелә. Яңа объектта көрәш, волейбол, баскетбол һәм фитнес белән шөгыльләнү өчен шартлар булдырылачак.

 

Спорт объектларын үстерү район халкы өчен сәламәт яшәү рәвешенә юл ача, балалар һәм яшьләрнең спорт белән даими шөгыльләнүенә мөмкинлекләрне киңәйтә.

 

Фотолар район матбугат хезмәтеннән

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев