Арча районында террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды: бәйрәм чаралары иминлеге игътибар үзәгендә
Арча муниципаль районында Террорчылыкка каршы комиссиянең һәм оператив төркемнең уртак утырышы үткәрелде. Аны комиссия рәисе, Арча муниципаль район башлыгы Алмаз Хисаметдинов алып барды.Киңәшмәдә 1 августта узачак Ат көне бәйрәмен хәвефсез үткәрү, социаль әһәмияткә ия объектларның террорчылыктан сакланышы һәм профилактика эшләренең нәтиҗәлелеге каралды.
16 июльдә Арча район Советының утырышлар залында Арча муниципаль районы Террорчылыкка каршы комиссиясенең һәм оператив төркемнең уртак утырышы узды. Көн тәртибенә районның иминлеген тәэмин итүгә кагылышлы берничә мөһим мәсьәлә кертелде.
Утырышның төп темаларының берсе – 1 августта үтәчәк Ат көне бәйрәме алдыннан җәмәгать тәртибен, җәмәгать хәвефсезлеген һәм террорчылык куркынычларын кисәтү буенча өстәмә чаралар күрү булды. Бу хакта Арча районы буенча Эчке эшләр бүлегенең җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция башлыгы урынбасары, полиция подполковнигы Айдар Шакиров һәм Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 107 нче янгын-коткару часте начальнигы Искәндәр Юзаев чыгыш ясады.
Утырышта шулай ук Татарстан Республикасында социаль әһәмияткә ия объектларның һәм кешеләр күпләп йөри торган урыннарның террорчылыктан сакланышын камилләштерү буенча ведомствоара эшче төркем беркетмәләрен үтәү барышы тикшерелде. Бу мәсьәлә буенча районның террорчылыкка каршы комиссиясе секретаре Илназ Зәйнуллин доклад белән чыкты.
Моннан тыш, мәдәният объектларында террорчылыкка каршы таләпләрнең үтәлеше һәм быелның 9 апрелендәге комиссия утырышында бирелгән йөкләмәләрнең үтәлү барышы каралды. Район башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Аюпов җитешсезлекләрне бетерү буенча башкарылган эшләр турында мәгълүмат бирде.
Киңәшмәдә Арча шәһәрендә социаль әһәмияткә ия объектларның сакланышын көчәйтү буенча күрелә торган чаралар турында Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Баһаветдинов хәбәр итте.
Көн тәртибенең соңгы мәсьәләсе Үрнәк авыл җирлегендә терроризм һәм экстремизмны профилактикалау эшенә багышланды. Авыл җирлеге башлыгы Васил Габделхаков территориядәге дини оешмалар, мигрантлар һәм профилактика чаралары буенча алып барылган эш турында чыгыш ясады.
«Террорчылыкка каршы профилактика – хокук саклау органнары гына түгел, ә барлык җаваплы хезмәтләрнең һәм җирле үзидарә органнарының уртак бурычы», – дип ассызыкланды район башлыгы Алмаз Хисаметдинов..
Утырыш нәтиҗәләре буенча җаваплы хезмәтләргә җәмәгать иминлеген тәэмин итү, мәдәният һәм социаль объектларның террорчылыктан сакланышын көчәйтү, шулай ук алдагы массакүләм чараларны хәвеф-хәтәрсез үткәрү буенча йөкләмәләр бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев