Арча районының дүрт авылында үзйөрешле машиналарга һәм аларның тагылмаларына техник карау уңышлы узды
Арча районында шәхси затларның үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын техник тикшерү дәвам итә
График буенча 28 майда Арча районының Утар Аты, Түбән Аты, Кушлавыч һәм Наласа авылларында шәхси затларның үзйөрешле машиналары һәм тагылмалары техник карау узды.
“Тикшерү барышында 52 берәмлек техника каралды. Барлык техника техник карау таләпләренә туры килә. Техник тикшерүдә катнашучылар үзйөрешле техниканы теркәү, куркынычсызлык техникасын үтәү таләпләре һәм кагыйдәләре һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныштылар”, – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Арча муниципаль районы буенча бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев