Арча сабантуенда ат ярышлары узды
Көндезге сәгать 1 дә башланды.
Ат ярышларын Яңасала авыл җирлеге башлыгы, үзе дә атлар тотучы Айрат Сафин алып барды. Ул ярышлар башланганчы район атчылары турында сөйләде. Алар: Арчадан Рамил Рәхмәтуллин, Иске Иябаштан Илшат Шакирҗанов, Көектән Вильдан Гарифуллин, Кыснадан Рафиль Ибраһимов, Кышкардан Наил Җәләлетдинов, Яңасаладан Илсур Гафуров һ.б. "Иске Иябаштан Илшат Шакирҗанов атлары быел Буага барып чабышта отты, - дип сөйләде ул. - Узган ел Мари Иле Бәрәңге районында 1нче урынны алды, Балтачта отты, Мамадыш сабантуенда 2нче килде. Менә шундый яхшы атлар асраучы егетләребез бар. Көек авылыннан Вильдан Гарифуллин атлары шулай ук матур нәтиҗәләргә ирешә. Рафиль Ибраһимов Кысна авылыннан, Казан ипподромына барып, халыкара спорт комплексында ике тапкыр 1нче урынны алып кайтты". Уңышлар турында суйләүне тагын да дәвам итеп була. Сүзне бүгенге ярышка күчерик.
Ат ярышын район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов ачып җибәрде.
Ярышларда барысы 15 ат катнашты. Ярышларны 2 яшьлек атлар башлап җибәрде. Ярышка өч ат керде. 1200 метрга ярыштылар.Финишка 1нче булып Көектән Вилсур Гарифуллин "Верт" кушаматлы аты белән килде. 2нче -Кышкардан Рамил Җәләлетдинов "Амархан" кушаматлы атта, 3нче - Ашытбаш хуҗалыгы өчен чапкан Рафил Ибраһимов "Кармелита" атында.
Икенче булып стартка (1200м) эш атлары керде. Шулай ук өчәү. Бу ярыш ат ярышларында каташкан, атлар тоткан Курса Почмак авылыннан Венер Исмәгыйлев истәлегенә оештырылды. Кечкенә ике баласы белән хатыны Айгөл дә килгән иде. Ул трибунадан чыгыш ясады. Венер Арча сабантуе, Кырлайда үтә торган Ат көнендә ярышларда катнашмый калмый иде. Җигүле атлар ярышыннда катнашып, я 1нче, я призлы урын алыр иде. Ветеринария белгече булып эшләде. 1нче - Ак Барс агрокомлексы өчен чапкан Раниль Җаббаров! "Белка" атында, 2нче - Игенче агрофирмасы өчен чапкан Равил Хәсәнов "Карлыгач" атында. Өченче булып Курса Почмактан Илнур Рамазанов "Нурлат Барс" атында финишка килде Өчесе дә Венерның авылдашлары Курса Почмактан. Илнур Венерның әтисе Данис Исмәгыйлев атында чапты. 2нче килгән Равил Хәсәнов Венерның әтисе Данис белән бертуган Ринат Исмәгыйлев атында чапты. Исмәгыйлевлар нәселе ат ярата... Финишка беренче килгән Ранил Җаббаров атына "Венер Исмәгыйлев истәлегенә приз " дип язылган кызыл япма ябып, Венерның улын атка утыртып әйләнеп килделәр. Күңелле булды.
Өченче булып стартка (1800м) ярым чиста токымлы 6 ат керде. 1нче - Көектән Вилнур Гарифуллин Сафия кушаматлы атта. 2нче - Ашыт ширкәте өчен чапкан Арчадан Рамил Рәхмәтуллин "Шелест"атында, 3нче - Иске Иябаштан Илназ Шакирҗанов Зид Бан Гем атында.
Чиста токымлы өч ат дүртенче булып ярыштылар. 1800 м.га. 1нче - А.Сәләхов атында (Абрикоса Барс) Владимир Буков, 2нче - Кышкардан "Рубиана" атында Рафил Ибраһимов, 3нче - Пөшәнгәрдән Рафил Мәгьсумов атында (Джаентс Троп) Алмаз Бәширов. Финишка беренче килгән Азамат Сәләхов атына "Абрикоса Барс"ка "Сабантуй 2025. Җиңүче" дигән кызыл япма яптылар.
1урынга 50 мең сум акча бирелде, 2 урынга - 30 мең сум, 3урынга - 20 мең сум. Мондый призның моңарчы булганы юк иде әле, диештеләр.
Ярышлар хәвеф-хәтәрсез әйбәт кенә үтте. Эш атлары да хәзер чиста, матур, ялт иткән. Хуҗалары, молодец! Атларга сокланып, и-и, элек тизәккә катканнары да була иде эш атларының, дип тел шартлатты бер абзый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев