erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча Сабантуенда тәрбиячеләр балалар өчен аерым мәйданчык оештырды

Милли бәйрәмебез Сабантуйда балалар рәхәтләнеп күңел ачты.

Моның өчен аларга барлык мөмкинлекләр дә тудырылган иде. Көрәшчеләрдән кала, Сабантуйны иң көтеп алучылар, мөгаен, балалардыр. Төрле уеннарда катнашып, кечкенә генә булса да бүләккә дә чын күңелдән сөенүчеләр дә нәкъ менә балалар бит.

Ел саен төп мәйданнан тыш, аерым бер мәйданчыкны Арча балалар бакчалары тәрбиячеләре гөрләтә. Балалар өчен төрледән төрле уеннар оештырып, аларга бәйрәм бүләк итә алар. Мәйданчыкны ачуны быел бик матур һәм эчтәлекле итеп Арчаның унынчы балалар бакчасы коллективы оештырган иде. Басуда чәчү эшләре тәмамланганнан соң бар халыкны ял итәргә Сабантуй мәйданына дәшүче күренешне балалар бик матур итеп сәхнәләштерде. Сабантуй күрке – Сабантуй батырын да онытмады алар. “Батыр” егетнең җилкәсенә “тәкә” дә салдылар.

erid: 2VtzquYZ54a

Алардан эстафетаны Арчаның башка балалар бакчалары да кабул итеп алды. Һәр коллектив яртышар сәгать дәвамында балаларның күңелен күрде. Арчаның тугызынчы балалар бакчасы коллективы милли уеннарга өстенлек бирде. Тәрбиячеләр балаларны капчык киертеп тә, кашыкка йомырка салып та йөгертте, чүлмәк тә ваттырды. Балаларның күңелен күрер өчен тәрбиячеләр төрле уеннар да оештырды.

Сабантуйның нәни кунаклары шулай итеп “репетиция” ясап төп мәйданга ашыкты. Анда да аларны төрледән төрле кызыклы уеннар, бүләкләр көтә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев