erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча сәхнәсендә премьера: «Яучылар» комедиясе зур уңыш белән үтте

Арча районы мәдәният йортында «Җидегән чишмә» Арча халык театры тамашачыларга Таһир Закировның «Яучылар» комедиясен тәкъдим итте.

30 апрельдә район сәхнәсендә чираттагы премьера узды

Таһир Закировның «Яучылар» өч пәрдәле водевиль-комедиясе район сәхнәсендә бер сулышта, җиңел һәм күңелле үтте. Тамашачылар артистларның уенын бик җылы кабул итте, һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде. Залда утыручыларның йөзләрендә елмаю балкыды, күтәренке кәеф спектакль буена сакланды.

Сәхнәдә театрның тәҗрибәле артистлары һәм мәдәният өлкәсендә хезмәт куючы райондашларыбыз чыгыш ясады. Рольләрдә Харис Сафин, Адилә Нотфуллина, Илдус Хәбибуллин, Дилүс Сәләхов, Гөлнара Гыйниятуллина, Илназ Абзалов, Гүзәл Нигъмәтҗанова, Зәринә Гәрәева, Алсу Хөснетдинова катнашты.

Спектакльне сәхнәгә куючы режиссер - Илфак Хафизов. Режиссер ярдәмчесе - Гүзәл Нигъмәтҗанова. «Җидегән чишмә» театры җитәкчесе - Инсаф Мөхәммәтгалиев. Тавыш операторы - Марсель Дәүләтшин. Ә биюләрне сәхнәгә куючы - Аида Ондрина.

Премьера тамашачыларда якты тәэсирләр калдырды һәм театр коллективының иҗади мөмкинлекләрен тагын бер кат раслады. «Җидегән чишмә» театрына алга таба да иҗади уңышлар, яңа рольләр һәм тамашачы мәхәббәте телибез.

    Фотолар район мәдәният йорты архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев