erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча спорты: уңышлар, проблемалар һәм планнар

Әңгәмәдәш – районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин.

 – Фәнил Фәнисович, сез бу җаваплы эшкә яңа алындыгыз. Котлыйбыз! Спорт дөньясында кайнаган кеше буларак, бу эш сезгә яңа түгел. Бүген без районның спорт тормышы, уңышлары һәм проблемалары турында сөйләшербез. Иң элек үзегез белән таныштырып үтсәгез иде. 
– Мин Ашабаш авылында тудым, 7 яшькә кадәр Ашабашта яшәдек, аннан Иске Чүрилегә күчтек. Без әти-әнигә дүрт бала – өч малай, бер кыз. Бүген гаиләм белән Арчада яшим. 32 яшьтә. Арча педагогия көллиятенең физик тәрбия бүлеген тәмамладым. 15 июньдә диплом якладым, 16сында армиягә киттем. Самара өлкәсендә ХБЗда (химик һәм биологик һөҗүмнән саклану) гаскәрләрендә хезмәт иттем. Армиядән кайткач, Чаллының педагогия университетын тәмамладым. 
– Ничә яшьтән көрәшәсез?
– Иске Чүриле мәктәбендә 2нче сыйныфта укыганда “әйдә, көрәшкә!” дип, дус малай чакырды. Менә шуннан кереп киттем. Әнинең кул-аягыңны сындырырсың дип, көрәшкә йөртәсе килмәде. Качып чыгып китәр идем... Беренче тренерым Марсель Хәсәнов булды. 
– Ничек тренер булып киттегез?
– Арчаның педагогия көллиятенең 1нче курсында укыган вакыт. Секциягә шөгыльләнергә килгәч, тренер Фәнис Зарипов: “Әйдә, Фәнил, тренировканы бүген син үткәр әле!” – диде. Миңа тренер булу ошап китте. Шуннан тренерым: “Көрәшне ташла, син тумыштан тренер!” – диде. Менә шулай татарча көрәш тренеры булып киттем. Татарстан, Россия, дөнья чемпионнары әзерләдем һәм әзерлим. 
– Сез баланың сәләтен беренче көннән күреп аласызмы?
– Кемнеке ничек... Баланың сәләте баштан ук яки тора-бара, яки зурлар арасында ачылып китәргә мөмкин. Көрәшкә йомшакларны “капчык” дип әйтәләр. “Капчык”тан баш батыр дәрәҗәсенә күтәрелүчеләр бар. Әнә, еламыйча аяк киемен дә кия алмаган берәүгә бүген зурлар арасында каршы тора алучы юк. Ә кемдер балалар арасында “ура-ура да”, зурлар арасына кергәч югала...
– Бүген иң уңышка ирешкән кайсы спорт төрләрен әйтеп үтә аласыз?
– Көрәш, бокс, кул көрәше, баскетбол.
– Арчаның 6нчы мәктә-бендә укыганда сез тренерлык иткән дөнья чемпионы Динияр Моратов бүген кайда?
– Армиядә. Мәскәү янында россгвардиядә хезмәт итә. Быел Арча педагогика көллиятен тәмамлады да, армиягә китте.
– Утар Аты авылыннан Арчага күчеп килгәч, мәктәптә укыганда Диниярның көрәш тренеры сез булдыгыз. 
– Утар Аты авылыннан күчеп килгәч, Арчада мәктәптә укыган дүрт ел эчендә Динияр 3 тапкыр Татарстан чемпионы, 2 тапкыр Россия чемпионы булды. Динияр тырыш егет. Футболкасын авызына кабып, тешен кысып көрәшер иде. Бүген ул спорт остасы, 3 тапкыр Россия чемпионы, 2 тапкыр дөнья чемпионы, 2022 елның “Ел спортчысы” исемнәрен алган көрәшче. 
– Беруңайдан уңышка ирешкән тырыш, сәләтле башка спортчыларның да исемнәрен әйтеп үтсәгез иде. 
– Әйе, Арча районының үз чемпионнары бар, алар белән без горурланабыз. 2021 елдан бирле көрәш буенча 12 Россия чемпионы әзерләнгән. Дияз Вәлиәхмәтов, Ислам Искәндәров – 2 тапкыр Россия чемпионы булган егетләр. Булат Шакиров спорт мастерлыгына кандидат, 2025 елның Россия чемпионы, дөнья чемпионы. 2024 елда 4 Россия чемпионы, 2025 елда 3 чемпион, 2 призчы уңышларга иреште.
Боксчы Гөлүсә Галиева күп тапкырлар Татарстан, Россия чемпионы, яшүсмерләр арасында Европа чемпионы, халыкара турнирларда җиңүче, “БРИКС” уеннарның бронза призчысы. Боксчы Азамат Галиев күп тапкырлар Татарстан чемпионы, Идел буе федераль округы һәм Бөтенрәсәй күләмендәге ярышларның призчысы. 
Кул көрәше белән шөгыльләнүче Камилә Мөхәммәтшина – Татарстан чемпионы, Идел буе федераль округы чемпионы һәм Россия чемпионы. Булат Сабирҗанов, Айзат Сабирҗанов, Рияз Гыйльмуллин – Татарстан чемпионнары. Булат Сабирҗанов, Талия Шәймуллина, Мирослава Шувалова – Идел буе федераль округы призчылары һәм җиңүчеләре. 2025 елның 2 ноябрендә армрестлинг буенча ярышлардан Татарстан беренчелеге ярышыннан 4 чемпион һәм 8 призчы кайтты. Баскетболчыларыбыз һәр елны Татарстан беренчелегендә призлы урыннар алалар. 2025 елның сентябрендә 2012 елгы кызлар командасы 2нче урын яулады һәм алар декабрьдә Идел буе федераль округы ярышларында катнашачак. Спортның һәр төрендә дә уңышларыбыз бар.
–  “Арча” спорт мәктәбендә нинди спорт төрләре буенча секцияләр эшли? 
–  “Арча” спорт мәктәбе 2010 елдан эшли. Бүген анда баскетбол, бокс, йөзү, волейбол, футбол, таэквондо, өстәл теннисы, чаңгы, армрестлинг һәм көрәш буенча шөгыльләнәләр. Ун + хоккей.
– Тренерлар турында да берничә сүз. 
– Барысы штатта 27 тренер, 9 тренер берьюлы ике эшне алып бара. Тренерларыбыз махсус белемлеләр. Алар арасында бокс буенча халыкара класслы спорт мастеры Гөлүсә Галиева, көрәш буенча спорт мастеры Рамил Хәкимҗанов, йөзүдә спорт мастеры Евгений Шалагинов эшли. 8 тренерның югары квалификацияле категориясе бар, 9ында – беренче категория.
– Бүген мәктәпләрдә укучы ничә бала секцияләрдә шөгыльләнә?
– Барлыгы 96 төркемдә – 1269 спортчы. 
– Балалар спортның кайсы төре белән күбрәк шөгыльләнә?
– Көрәш. 7 тренер эшли.
– Тренерлар җитәме?
– Булса, без каршы түгел.
– Арча Боз сараена күпме бала йөри?
– Бозда 209 бала шөгыльләнә. Шуларның 139ы хоккейда, 70е фигуралы шууда. Балалар белән 5 тренер эшли. Ярышлар һәм җиңүләр булып тора. Әле менә 15 ноябрьдә 2012 елгы “Арча“ хоккей командасы (тренер Илһам Гәрәев) Чистай шәһәренең “Торнадо“ командасы белән очрашты. Уен безнең җиңү белән тәмамланды.
– Спорт өлкәсендә проблемалар?
– Спорт җиһазы җитми. 
– Кайсы спорт төрендә?
– Теләсә кайсы спорт төрендә спорт җиһазы җитми.  Футболда футбол тубы җитми, баскетболда – баскетбол тубы, таэквондода – формалар, тенниста – өстәлләр, чаңгыда чаңгылар җитми... Һәм тагын, кайсы гына спорт төрен алсак та, балалар саны кими... Сан белән бергә сыйфат та кими.
– Әти-әниләргә әйтергә теләгән фикерләрегез.
– Мин егетләргә дә әйтәм: менә сез тирләп-пешеп тренировкадан кайтасыз. Каршыгызга бер кыз килә. Шул ук вакытта авызына тәмәке капкан, кулына сыра тоткан бер егет килә. Кыз кайсыгызны сайлый? Әлбәттә, сезне,  тренировкадан кайтып килүче егетне! Кемнең дәрәҗәсе югарырак? Әлбәттә спортчыныкы: төз, матур гәүдә, максатчан күзләр, аның урамда “трай тибеп”  йөрергә вакыты юк. Менә, мәсәлән, 16 яшьлек малай, тәмәке тарта, сыра эчә – аның нинди киләчәге булсын?!
– Димәк, баланы ничә яшьтән спортка бирергә?
– Йөри башлагач та... Бүгенгесе көндә күп бала берни белән дә шөгыльләнми. Һәм эшләп тә үсми. Практикада шундый хәл булды. Бер малай мәктәпкә барганда дустының өенә керә. Тегесе әни, минем күлмәк кая, чалбар кая, дип сорый. Ә бу малай тәмам аптырашка кала һәм син нәрсә, күлмәкне үзең үтүкләп, чалбарыңны әйбәтләп элгечкә элеп куймыйсыңмы әллә, дип сорый. Бала нинди булса да файдалы шөгыль белән мавыгып үсәргә тиеш. Спорт белән шөгыльләнәме, җырга, биюгә йөриме, рәсем ясыймы – шөгыльләр күп.
– Сез районда тагын кайсы спорт төре секциясен ачар идегез?
– Җиңел атлетиканы. Арча педагогика көллияте ветеран педагогы Барый Каюмович “Җиңел атлетика ул спорт патшасы” дип әйтергә ярата иде. Җиңел атлетикага йөгерү, озынлыкка, биеклеккә сикерү, граната ыргыту һ.б. керә. Һәм нәфис гимнастика секциясен дә ачсаң яхшы булыр иде. 
– Бүген Арча шәһәрендә спорт объектлары күбрәк булса, тагын да яхшы булыр иде. 
– Арча шәһәрендә тагын бер спорт бинасы төзү күздә тотыла. Спорт объектларын арттыру юнәлешендә планнар бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев