Районда мошенниклык очраклары турында халык мөрәҗәгатьләре ешайган. Полиция хезмәткәрләре телефон аша шалтыратучыларга һәм интернеттагы шикле тәкъдимнәргә ышанмаска киңәш итә.
Мошенниклар нинди юллар белән алдый?
ОМВД хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, җинаятьчеләр алдауның яңа ысулларын уйлап табып тора, әмма аларның төп максаты үзгәрми — гражданнарның акчасын үзләштерү.
Еш кулланыла торган схемаларның берсе — банкның «иминлек хезмәте» исеменнән шалтырату. Җинаятьчеләр картадан акча алырга маташуларын яки кредит рәсмиләштерелүен хәбәр итеп, акчаны янә «имин счетка» күчерергә тәкъдим итә. Полиция искәртә: «имин счет» дигән төшенчә юк.

Тагын бер очракта мошенниклар үзләрен полиция хезмәткәрләре итеп таныштыра. Алар кешенең туганы юл-транспорт һәлакәтенә эләгүен яки җинаять кылуын әйтеп, мәсьәләне «акча ярдәмендә хәл итәргә» тәкъдим итә. Мондый вакытта туганыгыз белән үзегез элемтәгә керү мөһим.
Интернетта да саклык кирәк. Ялган сайтлар, алдан түләү таләп иткән игъланнар, шулай ук зур табыш вәгъдә иткән шикле инвестиция тәкъдимнәре акча югалтуга китерергә мөмкин. Фишинг сылтамалары аша банк картасы мәгълүматларын урлау очраклары да бар.
Акчагызны һәм мәгълүматларыгызны ничек сакларга?
Полиция берничә гади кагыйдәне истә тотарга киңәш итә:
-
ПИН-код, CVV-код һәм SMS аша килгән кодларны беркемгә дә әйтмәгез;
-
таныш булмаган счетларга һәм телефон номерларына акча күчермәгез;
-
шикле шалтырату булса, сөйләшүне туктатып, банкның рәсми номерына үзегез шалтыратыгыз;
-
өлкән яшьтәге туганнарыгызга һәм күршеләрегезгә дә мошенниклык схемалары турында сөйләгез.
Мошенниклар корбаны булсагыз, кичекмәстән Арча районы буенча ОМВДның дежур частена 8 (84366) 3-12-02 номеры аша хәбәр итәргә мөмкин. Кәрәзле телефоннан — 102 номерына шалтыратырга кирәк.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев