Истәлекле юбилейны билгеләп үттеләр.
Сикертән авылында Г.Камал музееның 5 еллыгын билгеләп үттеләр. Очрашуда район башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашты. Г.Камалның туганнары да кайткан иде. Музейны оештыруда һәм үстерүдә тырышып йөргән Шәйдулла Сәлаховка, тарихи мәгълүматларны туплаучы Сәлахетдинов Миннерадилга район башлыгы Алмаз Хисаметдинов Рәхмәт хатлары тапшырды.
2021 елның 21 августында Арча районы Сикертән авылында якташы Шәйдулла Сәлахов инициативасы һәм ширкәт көче белән туган нигезендә бик матур музей бинасы төзелде. Музей экспонатларга бай, аларны туплау дәвам итә. Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры җитәкчелеге шул чордагы артистларның киемнәрен бүләк иткән. Галиәсгар Камал музее бүгенге көнгә кадәр үзенең заманча төзелеше, тарихи бай эчтәлеге һәм кызыклы чаралары белән үзенә җәлеп итеп тора. Музейга килүчеләр Галиәсгар Камал тормыш юлы һәм иҗаты тарихы, шәхси әйберләре һәм борынгы җиһазлар белән хозурланып китәләр.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев