erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча укучылары белән «Конструктив диалог» узды

16 октябрьдән Татарстан мәктәп укучылары һәм студентлары өчен «Конструктив диалог» комплексы старт алды

Чара кысаларындагы чыгышлар яшүсмерләр һәм яшьләр арасында экстремизмны һәм террорчылык идеологиясен профилактикалауга юнәлдерелгән. Алар республиканың һәр районында узачак, дип хәбәр итә проектның инициаторлары.

21 октябрьдә "Конструктив диалог" комплексы спикерлары Арчаның 5нче гимназиясе укучылары белән очрашты. Спикерлар булып Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең иҗтимагый һәм яшьләр ярдәмчеләре чыгыш ясады. Чаралар интерактив форматта узды. Лекция, кейс-чемпионат, түгәрәк өстәл һәм викториналар гимназиянең 9-11 сыйныф укучылары өчен узды. 

«Проект беренче тапкыр 2024 елның көзендә гамәлгә ашырылды. Көзге чаралар циклы кысаларында Татарстан Республикасының 45 районында 165тән артык чара уздырылды. Быел яз айларында шулай ук укучылар һәм студентлар белән очраштык. Хәзер исә көзге циклны башладык. Барысы 12 районга барырга планлаштырабыз», – диде чараның кураторы Степан Перевозчиков.

Арча гимназиясендә узган чараларның төп тематикасы экстремизмны һәм террорчылык идеологиясен профилактикалау иде. 

Иң мавыктыргыч чараларның берсе – кейс-чемпионат булды. Биредә 10-11 укучылары, төркемнәргә бүленеп, тормышта килеп чыга торган төрле очракларны ачыклады һәм вәзгыятьне хәл итү ысулларын тәкъдим итте. Катнашучыларга барысы 5 кейс бирелде. Һәр вәзгыять тормыштан алынган мисаллар белән исбатланды һәм катнашучылар белән уртага салып сөйләшенде.

Әлеге түгәрәк өстәлне уздыручы ТР Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең иҗтимагый һәм яшьләр ярдәмчесе, психолог Ранис Дәүләтшин укучылар эшчәнлегенә югары бәя бирде.

«Бик җанлы аралашу узды. Укучылар нинди биремнәр биреләсен алдан белмәде. Алар бик актив һәм белемле. Сорауларга дөрс җавап биреп, фикерләре белән уртаклаштылар», – диде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев