erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча укучысы – республика горурлыгы: Ранель Гаптелбаров көмеш медаль яулады

Оренбург шәһәрендә узган “Профессионаллар” чемпионатының йомгаклау этабында Арча районы укучысы Ранель Гаптелбаров югары нәтиҗә күрсәтеп, көмеш медальгә лаек булды.

Арчаның 6нчы мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Ранель Гаптелбаров “Физик культура, спорт һәм фитнес” юнәлеше буенча (юниорлар) “Профессионаллар” чемпионатының йомгаклау этабында катнашып, икенче урынны яулады. Ярышлар Оренбург шәһәрендә узды һәм төрле төбәкләрдән килгән көчле катнашучыларны берләштерде.

Ранель Республика Татарстан данын лаеклы яклап, үзенең әзерлек дәрәҗәсен, ихтыяр көчен һәм һөнәри күнекмәләрен күрсәтте. Укучының уңышы – ул укытучының да уңышы.

“Безнең күптән көтелгән җиңү! Ранель “Профессионаллар» чемпионатының йомгаклау этабында Татарстан Республикасы данын лаеклы яклады, – дип яза үзенең каналында Арча педагогия көллияте укытучысы Лилия Маликова. – Без бик озак әзерләндек һәм нәтиҗә куандырырлык”.

“Профессионаллар” чемпионаты федераль дәрәҗәдәге “Профессионалитет” проекты кысаларында үткәрелә. Әлеге проект исә “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проектының мөһим өлеше булып тора. Ул яшьләр арасында һөнәри юнәлешне үстерүгә, практик күнекмәләрне камилләштерүгә юнәлтелгән.

Әлеге җиңү Арча районы өчен генә түгел, ә бөтен республика өчен дә зур горурлык.

 

Фото: район матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев