Арча районы укытучысы Ришад Сәйфетдинов республикакүләм укытучылар киңәшмәсендә чыгыш ясады
Арча районы педагогы Ришад Сәйфетдинов Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә катнашып, һөнәри бәйгеләрдә туплаган тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Август киңәшмәсе – яңа уку елы алдыннан мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр өчен мөһим очрашуларның берсе. Быелгы чара Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашында уза. Киңәшмәдә Арча районыннан Ришад Сәйфетдинов та чыгыш ясады. Ул педагогик эшчәнлектә һөнәри бәйгеләрдә катнашу тәҗрибәсе, әлеге бәйгеләрдә ирешкән нәтиҗәләр һәм укытучының үз мөмкинлекләрен үстерү юллары турында сөйләде. Бу хакта район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов хәбәр итә.
“Чыгышны горурлык хисләре белән тыңлап утырдым, афәрин, Ришад Фәннурович!” – дип язган ул МАКС каналында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев