erid:2VtzquqpS7d
Арча үзәк китапханәсе икенче урынга күчте
Арча яңалыклары

Арча үзәк китапханәсе икенче урынга күчте

Китап укучыларга борчылырга урын юк

Арча үзәк китапханәсендә ныклап төзекләндерү эшләре башланып китте. Әмма китап укырга яратучылар борчылмасын. Китапханә эшли, ул бары икенче урынга күчте. Ул хәзерге вакытта Арча район Мәдәният йорты бинасында урнашты. 

- Халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге һәм балалар китапханәсе вакытлыча Мәдәният йортына күчте. Эш вакытлары гына үзгәрде. Алар хәзер дүшәмбедән җомгага кадәр иртәнге 8 сәгатьтән кичке 18 сәгатькә кадәр, төшке ашсы эшли. Шимбә, якшәмбе  ял көннәре, - диде үзәк китапханә җитәкчесе Лилия Дәүләтбаева. 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев