erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда сентябрьдә мошенниклар 533 миллион сум урлаган

Ел башыннан республикада кибермошенниклык аркасында килгән зыян 3,7 миллиард сумнан арткан. Җинаятьләр саны кимесә дә, урланган акчалар күләме әллә ни азаймаган.

 

Сентябрь аенда Татарстан халкы мошенникларга 533 миллион сум акча югалткан. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының аеруча мөһим эшләр буенча оператив вәкиле Рәдис Йосыпов хәбәр иткән.

Аның сүзләренә караганда, 2026 елның беренче тугыз аенда мәгълүмати технологияләр кулланып кылынган җинаятьләрдән килгән зыян 3 миллиард 776 миллион сум тәшкил иткән. Әлеге юнәлештәге 2 989 җинаять эше тикшерелеп, судка җибәрелгән. Аларның 271е акчаларны үз исеменә кабул итеп, мошенникларга тапшыручы дропперларга карата кузгатылган.

Рәдис Йосыпов билгеләп үткәнчә, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, акча урлау очраклары кимегән. Әмма халыкка килгән матди зыян күләме сизелерлек үзгәрмәгән. Бу исә телефон һәм интернет аша кылынган мошенниклыкка каршы көрәшнең актуальлеген югалтмавын күрсәтә.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев