erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Казанда 1896 елгы температура рекорды узган

Элегрәк синоптиклар Татарстанда октябрь уртасы нормадан биш градуска җылырак булачак дип сөйләделәр

13 октябрьдә, Татарстан башкаласында 130 ел элек булган температура рекорды яңартылды. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

«Казан-Аэропорт» метеостанциясендә термометр баганалары +21,3 градуска, ә «Казан» метеостанциясендә +22,3 градуска кадәр күтәрелде.

13 октябрьдә ТР башкаласында һава температурасының алдагы абсолют максимумы 1896 елда Казан университеты метеостанциясендә теркәлгән – ул +20,1 градус тәшкил иткән.

Элегрәк синоптиклар Татарстанда октябрь уртасы нормадан биш градуска җылырак булачак дип сөйләделәр. ЧЫГАНАК


Нет комментариев