Республика мәктәпләрендә математика, рус теле, физика укытучыларына һәм башлангыч сыйныф укытучыларына ихтыяҗ аеруча зур. Мәгариф өлкәсендәге кадрлар кытлыгын киметү өчен яшь белгечләргә ярдәм чаралары да көчәйтелгән.
Татарстанның мәгариф учреждениеләрендә педагогик кадрларга ихтыяҗ саклана. Республикада мәктәпләрдә 1,4 меңнән артык укытучы һәм балалар бакчаларында 500дән артык тәрбияче җитми. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин хәбәр итте.
Укытучыларга ихтыяҗ аеруча математика, рус теле, физика фәннәре һәм башлангыч сыйныфлар юнәлешендә сизелә. Кадрлар кытлыгы Казанда, Чаллыда һәм республиканың өч районында аеруча зур.
Мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына яшь белгечләрне җәлеп итү максатыннан, аларга түләнә торган өстәмә ярдәм күләме арттырылган. Элек 2,5 мең сум тәшкил иткән айлык өстәмә түләү хәзер 10 мең сумга җитә. Моннан тыш, педагогларга торакны арендалау чыгымнарын каплау һәм торак сертификатлары бирү кебек ярдәм чаралары да каралган.
Нет комментариев