Иске Салавыч авылында янгын чыккан – бер катлы шәхси йорт янган
Фаҗига Татарстанның Балтач районында булган. "Татар-информ"га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, кичә төнлә Иске Салавыч авылында янгын чыккан – бер катлы шәхси йорт янган.
Йортта гаилә яшәгән. Ир-ат, аның хатыны һәм аларның олы кызы чыга алган, әмма янган йортта 14 яшьлек кыз калган. Янгын сүндерүчеләр аны торакка үтеп кереп алып чыккан. Әмма хастаханәдә инде табиблар аның үлемен теркәгән.
Янгынның мәйданы 80 кв. метр тәшкил иткән. Һәлакәтнең башлангыч сәбәбе - электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу (Wi‑Fi роутер). Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында йортта автоном янгын хәбәрчеләре урнаштырылмаган дип билгелиләр.
Нет комментариев