Ярышларда Россиянең алты төбәгеннән 23 команда составында 327 спортчы катнашты.
Түбән Камада таэквондо буенча традицион ачык төбәкара «Түбән Кама көзе» турниры тәмамланды. Ярышларда Россиянең алты төбәгеннән 23 команда составында 327 спортчы катнашты, дип яза район башлыгы матбугат хезмәте.
Турнирда Казан, Чаллы, Алабуга, Яшел Үзән, Әлмәт шәһәрләреннән, шулай ук Башкортстаннан, Пермь краеннан, Киров, Ижау һәм Оренбург шәһәрләреннән килгән спортчылар көч сынашты.
Арча районы данын дүрт спортчы яклады. Ярыш нәтиҗәләре буенча район командасы дүрт медальгә лаек булды:
- Фәрид Ярмиев — I урын, алтын медаль;
- Даниил Ондрин — I урын, алтын медаль;
- Амелия Ишмиярова — II урын, көмеш медаль;
- Зәлия Дәүләтшина — III урын, бронза медаль.
Нет комментариев