erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстан эш бирүчеләре 102 меңнән артык вакансия тәкъдим итә

Республикада эшсезлек дәрәҗәсе түбән саклана

Хәзерге вакытта Татарстан эш бирүчеләре 102 меңнән артык вакансия тәкъдим итә. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында ТР икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин хәбәр итте.

"Иң күп вакансияләр төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык тармакларында – 42,4%, сәнәгатьтә – 25,7%, сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, мәдәният һәм дәүләт хезмәтендә – 5,2%», - дип сөйләде ул.

Шул ук вакытта, Пелевин сүзләренчә, республикада эшсезлек дәрәҗәсе түбән саклана. Барлыгы 3,8 мең эшсез исәпләнә.

«ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Дәүләт Советына юллама кысаларында кадрлар кытлыгы мәсьәләсен хәл итү өчен хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча системалы эшне дәвам итәргә кирәк", – дип ассызыклады икътисад министрының беренче урынбасары. ЧЫГАНАК


Нет комментариев