erid:2VtzquqpS7d
Арчада 2016-2017 елгы яшүсмерләр арасында волейбол ярышлары узды
Арча яңалыклары

Арчада 2016-2017 елгы яшүсмерләр арасында волейбол ярышлары узды

Җиңүчеләргә һәм призёрларга медальләрне Арча районы волейбол федерациясе җитәкчесе Дамир Каюмов һәм «Арча» спорт мәктәбе директоры Марат Сәлахов тапшырды.

«Арча» спорт комплексында 2016–2017 елларда туган яшүсмерләр арасында волейбол ярышлары узды. Киеренке уеннарга һәм мавыктыргыч мизгелләргә бай бәйгедә җиңүчеләр һәм призёрлар билгеләнде. Бу турыда районның спорт спорт бүлеге хәбәр итә.

Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

  • I урын — Арчаның 5нче гимназиясе командасы;
  • II урын — Яңа Кенәр урта мәктәбе командасы;
  • III урын — «Лицей 1» һәм «Лицей 2» командалары.

Җиңүчеләргә һәм призёрларга медальләрне Арча районы волейбол федерациясе җитәкчесе Дамир Каюмов һәм «Арча» спорт мәктәбе директоры Марат Сәлахов тапшырды.


Нет комментариев