erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Октябрь уртасы Татарстанда нормадан биш градуска җылырак булачак

Уртача температура + 10,4 һәм +10,8 градус тәшкил итәчәк

Татарстанда октябрьнең икенче декадасында уртача температура климатик нормадан биш градуска югарырак булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Тулаем республика өчен климат нормасы 11 октябрьдән 20 октябрьгә кадәр +5,4 градуска, ә Казан өчен +5,8 градуска тигез. Шулай итеп, уртача температура + 10,4 һәм +10,8 градус тәшкил итәчәк.

Шул ук вакытта элегрәк синоптиклар октябрьнең беренче декадасы төбәктә климатик нормага якын булачак дип фаразлаган иде. Соңрак "Татар-информ" атмосфера фронты булган төбәккә вакытлыча җылы, әмма яңгырлы һава торышы килүе турында хәбәр итте.


Нет комментариев