«Ашытбаш» агросәнәгать комплексы җәмгыятендә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан коллективка рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт кую сабырлык, тырышлык һәм үз эшеңә җаваплы караш таләп итә. Иген үстерү, терлек асрау, мул уңышка ирешү — болар барысы да көндәлек хезмәттән, һөнәри осталыктан һәм туган җиргә тугрылыктан тора.
«Ашытбаш» агросәнәгать комплексы җитәкчелеге хезмәткәрләргә намуслы эшләре, үз һөнәрләренә тугрылыклары өчен рәхмәт белдерде.
Бәйрәм уңаеннан хуҗалык җитәкчелеге авыл хезмәтчәннәренә һәм аларның гаиләләренә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек теләде. Көндәлек хезмәтләренең матур нәтиҗәләр китерүен, яңа уңышларга ирешүләрен теләп калды.
Нет комментариев