Гүзәл октябрь аеның беренче көнендә бакчабызның зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар үзләренең яраткан әби-бабайларын Өлкәннәр көне уңаеннан әзерләнгән бәйрәмгә чакырдылар. Бу бәйрәм өлкән буын вәкилләренә хөрмәт һәм рәхмәт сүзләрен җиткерү, алар белән аралашып, күңелләрен күтәрү өчен тагын бер матур сәбәп булды.
“Өлкәннәр – безнең иң кадерле кешеләребез” дигән бәйрәм иртәсе матур шигырьләр, эчтәлекле җырлар, дәртле биюләр, күңелле уеннар белән үрелеп барды. Бәхетләре йөзләрендә чагылган дәү әни һәм дәү әтиләр балаларның һәр чыгышын сокланып карап утырдылар, шаулатып кул чаптылар. Һәр шигырь, һәр җыр, һәр бию өлкән буын кешеләренә карата җылы мәхәббәт белән тулган иде.
Соңыннар балалар үз куллары белән йөрәк җылысын кушып ясаган бүләкләрен тапшырдылар.
Бәйрәм тәмле күчтәнәчләр белән тулы табын артында дәвам итте. Кадерле әбиләребез күңел җылысын кушып, үз куллары белән пирог, чәк-чәк һәм башка төрле милли ризыклар пешереп алып килделәр. Бакчабызның уңган пешекчеләре пешергән тәмле коймаклары табынның иң түрендә балкып утырды.
Дәү әниләр, дәү әтиләр матур табын артында күңелле гәпләшеп, үзара аралаштылар. Күптән күрешмәгән танышлар һәм дуслар кайберәүләр өчен көтелмәгән шатлыклы вакыйга булды.
Әби-бабайларыбыз бәйрәмне оештыручыларгә рәхмәт сүзләрен җиткереп, бәйрәмнән бик риза булып, зурт тәэсирләр белән кайтып киттеләр.
Бакчабызда Өлкәннәр көнен үткәрү буыннар арасындагы җылы бәйләнешнең мөһимлеген тагын бер кат искә төшерде.
Арчаның беренче балалар бакчасы тәрбиячеләре
Зиннәтова Г.Б.
Шакирова Р.М.
Капралова В.С.
Нет комментариев