28 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр Татарстан делегациясе Пермь краенда Татар мәгърифәте көннәрендә катнашты. Әлеге сәфәр төбәкара хезмәттәшлекне ныгыту, республикадан читтә татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү юнәлешендә мөһим адым булды.
Делегация составына Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы вәкилләре, Казан (Идел буе) федераль университеты галимнәре, шулай ук Казан шәһәре һәм Арча районының мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм педагоглары керде.
Сәфәр кысаларында Пермь краеның сигез муниципаль округында очрашулар, түгәрәк өстәлләр һәм ачык дәресләр узды. Татарстан вәкилләре педагоглар һәм татар җәмәгатьчелеге белән очрашып, мәгариф өлкәсендәге тәҗрибә белән уртаклашты. Фикер алышулар нәтиҗәсендә уртак эшчәнлекнең җентекле планы төзелде һәм имзаланды.
Татар мәгърифәте көннәре Татарстан белән Пермь крае арасында мәгариф өлкәсендәге элемтәләрне ныгытуга, татар телен укыту тәҗрибәсен таратуга һәм милли мәдәниятне саклауга хезмәт итә. ЧЫГАНАК
Нет комментариев