erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда үзәкләштерелгән сатып алулар 158 млн сумнан артык акчаны янга калдырган

Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен үткәрелгән сатып алуларда иң зур экономия компьютер техникасы, челтәр җиһазлары һәм программалар алуга туры килгән.

 

2026 елның беренче тугыз аенда Татарстанның Сатып алулар буенча дәүләт комитеты үзәкләштерелгән сатып алулар нәтиҗәсендә 158,3 млн сум акчаны янга калдырган. Бу чорда гомуми бәясе 3,4 млрд сум тәшкил иткән 391 сатып алу процедурасы үткәрелгән.

Контрактларның башлангыч бәясеннән экономия 4,66 процентка җиткән. Иң зур суммадагы акчаны компьютер техникасы, челтәр җиһазлары һәм программалар сатып алганда саклап калуга ирешкәннәр — 36,6 млн сум. Ә процент нисбәтендә иң югары күрсәткеч иминиятләштерү хезмәтләрен сатып алганда теркәлгән: экономия 72,16 процент тәшкил иткән.

Татарстанның Сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Зиатдинов билгеләп үткәнчә, сатып алуларны үзәкләштерү хокук бозу куркынычын киметергә һәм нәтиҗә өчен җаваплылыкны арттырырга ярдәм итә. Бу алым бюджет акчаларын нәтиҗәле файдалануга да мөмкинлек бирә.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев