erid:2VtzquqpS7d
«Макс» каналларында сторис һәм фикер алышу тармаклары барлыкка киләчәк
Яңалыклар

«Макс» каналларында сторис һәм фикер алышу тармаклары барлыкка киләчәк

Сервис мөмкинлекләрен киңәйтүне дәвам итә.

Милли мессенджер "Макс" каналларында сторис өстәргә һәм бер үк вакытта берничә хәбәрне беркетергә планлаштыралар. Шулай ук эшләүчеләр фикер алышу тармакларын 2027 елның беренче кварталында кертергә ниятли, дип хәбәр итте платформаның генераль директоры Фәрит Хөснояров «Цифрлы карарлар» форумында.

Хөснояров сүзләренчә, команда кулланучыларның теләкләрен исәпкә алып, сервис мөмкинлекләрен киңәйтүне дәвам итә.

Платформа башлыгы шулай ук «Макс» аудиториясе 140 млн теркәлүгә җитте, ә көндәлек кулланучылар саны 90 млн тәшкил итте, дип хәбәр итте. ЧЫГАНАК


Нет комментариев