Габдулла Тукайның әдәби мирасын заманча сәнгать формалары аша танытуга юнәлдерелгән «Шуранбай» Тукай косплее фестивале» проекты үз эшен тәмамлады
Проект кысаларында «Алдынгылар хәрәкәте» катнашучылары өчен төрле мәдәни-агарту чаралары оештырылды, дип хәбәр ителә районның «Алдыгылар хәрәкәте» МАКС каналында. Алар арасында:
- Габдулла Тукай әкиятләре геройларын иҗат итү буенча район конкурсы;
- грим һәм актерлык осталыгы буенча мастер-класслар;
- «Тукай турында нәрсә беләсең?» дип исемләнгән интеллектуаль уен;
- Яңа Кырлай авылындагы Габдулла Тукай музей комплексына экскурсияләр;
- «Шуранбай» Тукай косплее фестивале.
Проект катнашучыларга татар әдәбияты классигының иҗаты белән якыннанрак танышырга, әкият геройларын үзенчәлекле итеп гәүдәләндерергә һәм иҗади сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде.
Оештыручылар проектта катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерә һәм «Шуранбай» фестиваленең киләчәктә дә дәвам итәренә өметләнә. Проектның төп максаты - Габдулла Тукайның мәдәни мирасын яшьләрнең заманча үз-үзләрен белдерү формалары белән берләштерү.
Фестиваль Татарстан Республикасы Рәисенең һәм «Алдынгылар хәрәкәте»нең төбәк бүлегенең ярдәме белән гамәлгә ашырылды. «Шуранбай» проекты «Алдынгылар хәрәкәте»нең беренчел бүлекчәләре арасында үткәрелгән премияләр конкурсында Татарстан Республикасы Рәисе грант ярдәме алды.
Нет комментариев