Арча үзәк китапханәсе ишекләрен яңа статуста ачты
Бүген Арчада Татарстан Республикасындагы 20нче модель китапханә ачылды
«Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектының «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында Арча район үзәк китапханәсе яңартылып, «Арча үзәк модель китапханә» исеме астында эшли башлады.
Тантанада Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Модель китапханәләр буенча проект офисы җитәкчесе, республика яшүсмерләр китапханәсе директоры Наилә Вәлиуллина, Татарстан Республикасы милли китапханәсе директоры урынбасары Ирек Һадиев, районыбыз җитәкчелегенең җаваплы хезмәткәрләре, Арча районы һәм күрше районнар китапханәләре җитәкчеләре, китапханәчеләр, китап сөючеләр катнашты.

«Шушы программага безнең районны керткән өчен республикабызның мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗановка рәхмәтемне җиткерәм. Китапханәбез үрнәк. Бар җире дә җиренә җиткереп эшләнелгән, бик матур. Инде иң зур теләк – халык бирегә күпләп йөрсен иде. Районыбызның үзәгендәге китапханәбез гөрләп торсын», – дип сәламләде Алмаз Хисаметдинов.
Ленар Хәкимҗанов үзенең шушы китапханәдә китап укып үскәнен искә алды. 1981 елда ачылганнан соң, капиталь ремонт кермәгән китапханәнең бүгенге торышына соклану һәм горурлану сүзләрен җиткерде.

«Бүген зур хезмәт һәм матур нәтиҗә күрәбез. Чыннан да үрнәк китапханә, укучылар өчен кызыксындыру чаралары күп. Бик тырыш коллектив эшли. Шушы тырышлыкның нәтиҗәсен күреп яшәргә язсын», – диде ул.
Ал тасманы кискәннән соң, кунаклар алдынгы технологияләр белән яңартылган бина белән таныштылар.
Үз-үзен үстерүгә һәм иҗади аралашуга омтылучылар өчен барлык уңайлыклар тудырылган биредә. Китапханә әдәбият сөючеләрне һәм цифрлы технологияләрдән файдаланучыларны берләштерергә мөмкинлек бирә.
Шулай ук сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә уңайлыклар булдырылган. Икенче катка менү өчен махсус җайланма, күрмәүчеләр өчен җиһазландырылган аерым бүлмә бар.
Яңартылган, уңайлы уку залында түгәрәк өстәл артында утырып китап укырга да, теләгән филҗмыңны карарга да мөмкин. Районыбызның “Каурый каләм” иҗат берләшмәсе өчен әдәби мәйданчык, яшьләр өчен заманча шартлар тудырылган. Балалар бүлегендә аерым әкияти дөньяга чумасың. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен дә, мәктәп укучылары өчен дә кызыксындыру чаралары күп биредә.
Әдәби-мәдәни чаралар уздыру өчен вертуаль концерт залы булдырылган. Уңай утыргычлар, якты сәхнә һәм заманча технологияләр – барысы да китап сөючеләр өчен.
Китапханә бинасының тышкы ягында да, эчке бизәлешендә дә милли татар орнаментлары урын ала. Заман таләпләренә яраклаштырылган китап киштәләре, аппаратлар һәм уку почмаклары һәркемнең күңеленә хуш килерлек.
Хәер, барын да үз күзләрегез белән килеп күрә аласыз. Арча модель китапханәсе ял көннәрсез һәм төшке ашсыз эшли. Дүшәмбе – җомга көннәрендә эш сәгатьләре иртәнге 8 дән кичке 6га кадәр, шимбә һәм якшәмбе – иртәнге 9дан кичке 5кә кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев