erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада бәйрәм концерты узды

Район Мәдәният йорты сәхнәсендә үзешчән артистларыбыз белән бергә илебезнең төрле почмакларыннан килгән иҗат коллективлары да чыгыш ясады.

Бәйрәм 28 август кичендә үк башланып китте. Кич Арча Мәдәният йортында “Дуслык күпере”ндә Арча иҗат коллективлары, Төмәннән “Чимги тура” коллективы, “Яшьлеккә сәяхәт” ветеран-педагоглар ансамбле, Омскидан “Умырзая” татар-башкорт халык фольклор ансамбле, Саха (Якутия), Курган өлкәләре сәнгать осталары чыгыш ясады. Арча тамашачысы аларны көчле алкышлар белән җылы кабул итте.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– “Түгәрәк уен” Бөтенроссия фольклор фестивале кысаларында узды ул, – диде Арча Мдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ләйлә Хәкимова. – Төмән, Омск, Курган, Якутиядән килгән коллективлар районыбыз белән танышты, Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексын карады. Тәҗрибә уртаклашу өчен дә бай эчтәлекле чара булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев