Киләчәктә дә үткәреләчәк
Бүген Арчада "Тоннель" профилактик чарасы булды. Максаты исерек хәлдә руль артына утырып юлга чыгучыларны барлау иде.
- Эчкән килеш юлга чыгучылар булмады. Әмма башка төрле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары барланды. Алты кешегә беркетмә төзелде. Мондый чаралар район территориясендә киләчәктә дә үткәреләчәк, - диде ЮХИДИ бүлекчәсе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рәдис Гарифуллин.
Нет комментариев