Арчада «Чаңгы юлы - 2025» массакүләм спорт чарасы булды
Ачу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.
Матур бер чаңгы ярышы булды ул. “Арча” спорт мәктәбе чаңгычылары республика ярышларында, турнирларында катнашалар, үзләренең осталыкларын арттыралар, разряд нормативларын үтиләр.
Ташкичү егете Шәйхетдинов Булат узган сезонда спорт мастерлыгына кандидат нормативын үтәде.
Арча егете Сәйфетдинов Әскәр 1 нче спорт разрядын үтәде. Арча районы башлыгы Илшат Гаптелфәртович Әскәргә шуны раслаучы зачет кенәгәсен һәм значогын тапшырып үтте.
Гыйнвар аенда узган ярышта Хәсбиуллин Аяз һәм Нигьмәтҗанова Камилә шулай ук 1 нче разрядны үтәп кайттылар.
Спортсменнарыбызны котлыйбыз һәм алдагы ярышларда бу нәтиҗәләрне тагын да яхшыртырлар дигән өметтә калабыз. Бүген ярышларда бакча балалары белән 400дән артык кеше катнашты. Тернәкләндерү үзәге балалары да катнашты. Аларга район башлыгы истәлекле бүләкләр тапшырды. Кайнар чәй белән коймак оештырганнар иде. Иң өлкәне, мөгаен ветеран педагог Руфина Гәрәева булгандыр. Тиздән 76 яшь тула диде ул. Чаңгыда шууы шундый рәхәт булды, диде. Афәрин! Гаиләләр белән дә килгән иделәр. Оста чаңгычылар матур ярыш күрсәттеләр. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.Нәтиҗәләр:
9-11 кл+2007-09 елгы егетләр :
1 урын – Сәйфетдинов Әмир (АСОШ №1)
2 урын – Зиганшин Айнур (АПК)
3 урын – Сафин Азат (АПК)
9-11 кл +2007-09 елгы кызлар:
1 урын – Нигматзянова Камилә (АГ №5)
2 урын –Юсупова Ильвина (АПК)
3 урын – Загидуллина Азалия (АПК)
Масс-старт, ир-егетләр:
1 урын – Идиятуллин Азамат (СШ “Арча”)
2 урын – Салахиев Ислам (АПК)
3 урын – Низамиев Марсель (Лесхоз)
Масс-старт, хатын-кызлар:
1 урын – Сабирова Зилә (АПК)
2 урын –Замалиева Гүзәл (д/с №11)
3 урын – Хабибуллина Резеда (д/с №11)
50+, ир-егетләр:
1 урын – Мухаметсафин Рифат (лицей)
2 урын – Ситдиков Айрат (Иске Кырлай)
3 урын – Ахмадуллин Нияз (Арча больницасы)
50+, хатын-кызлар:
1 урын – Хәйретдинова Роза (Разъезд Курса)
2 урын – Мөхәммәтшина Эльмира (Кәче)
65+, ир-егетләр:
1 урын – Шакиров Васыйл (Лесхоз)
2 урын – Ильясов Зөфәр (СШ “Арча”)
60+, хатын-кызлар:
1 урын – Гәрәева Руфина (Арча)
Җиңүчеләр медаль, грамота һәм сертификатлар белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев