erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчада “Ел тәрбиячесе – 2026” бәйгесенең зона этабы узды

Арчада “Ел тәрбиячесе – 2026” республика һөнәри бәйгесенең зона этабы үткәрелде. Әлеге бәйгедә Арча, Әтнә, Балтач, Саба, Теләче һәм Кукмара районнарыннан 12 педагог катнашты.

Зона этабы мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә хезмәт куючы тәрбиячеләрнең һөнәри осталыгын ачыклау максатыннан оештырылды. Бәйге “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проектының “Педагоглар һәм остазлар” федераль проекты кысаларында  гамәлгә ашырыла.

Бәйге кысаларында катнашучылар ике төп юнәлештә үзләренең тәҗрибәсен тәкъдим итте. Алар балалар белән ачык шөгыльләр үткәрде, шулай ук әти-әниләр белән аралашу алымнарын күрсәтте. Һәр педагог мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү һәм үстерү өлкәсендәге үз алымнарын күрсәтте, гаилә белән нәтиҗәле хезмәттәшлек булдыру осталыгын раслады.

Сынаулар барышында тәрбиячеләр жюри тарафыннан бирелгән сорауларга да җавап бирде.

Әлеге бәйгедә Арча районы данын 6 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Айзилә Хәйруллина һәм 2 нче балалар бакчасының укытучы-логопеды Валерия Верхоланцева яклады. Аларның чыгышлары жюри тарафыннан югары бәя алды.

Зона этабын үткәрүдә ярдәм күрсәткән һәм уңай шартлар тудырган өчен Арча шәһәренең 11 нче балалар бакчасы коллективына аерым рәхмәт белдерелде, дип хәбәр итә район мәгариф идарәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев