erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчада геройларны искә алдылар

Истәлекле көн.

Арчаның Җиңү паркында Россиянең Ватан Геройлары көне (9 декабрь) уңаеннан районның Бөек Ватан сугышы Геройлары, Хезмәт Геройлары, хәрби хәрәкәтләр, махсус хәрби операция Геройларын искә алдылар. Искә алу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Галимуллин катнашты. Мәктәп укучылары да килде. Хәрби хәрәкәтләр ветераннары, хәрби хезмәт ветераннары да искә алу чарасында катнаштылар. Геройларны бер минутлык тынлык белән искә алдык. Һәйкәлләргә чәчәкләр салынды.

     Бөек Ватан сугышы Геройлары Арчадан Валентин Ежков, Түбән Орыдан Гатаулла Салихов, Мирҗәмнән Нәкыйп Сафин, Иске Кишеттән Гани Сафиуллин, Социалистик Хезмәт Геройлары Әрнәш авылыннан Илсур Шәйхетдинов, Казанбаштан Мирбат Хәстиев, Шушмабаштан Шәрифулла Сәгъдуллин, Мирҗәмнән Дания Галимова, Галимулла Әсхәдуллин, Яңа Кенәрдән Стелла Габдрахманова. Без аларны онытмыйбыз!

     – Ватан Геройлары көне 2007 елдан билгеләп үтелә, – дип сөйләде Илшат Галимуллин. – Геройларыбыз белән горурланабыз. Инде менә яңа геройлар эпохасы килде.  Махсус хәрби операция зоналарында ир-егетләребез батырлык үрнәкләре күрсәтәләр. Алар безнең илебезнең иминлеге өчен үзләрен аямыйча хәрби бурычларын үтиләр.

       Республикада Ватан Геройлары көне уңаеннан оештырылган төп чара Г.Камал театрында үтте. Батырларны бәйрәм белән котларга Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде.

    Фәрит Мөхәммәтшин 17 якташыбызга Россия Герое исеме махсус хәрби операция барышында бирелгәнен әйтеп үтте. Моннан тыш, Дәүләт Советы Рәисе республикада сигез Социалистик Хезмәт Герое, өч Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры, Россиянең ике Хезмәт Герое яшәгәнен ассызыклап үтте.

      Безнең Арча районында геройларның берсе – Социалистик Хезмәт Герое Стелла Габдрахманова исән-сау. Алга таба да исән-сау булырга язсын!

      Бөек Ватан сугышы чорында да халкыбыз геройлыкка тиң батырлыкны күп эшләгән. Сугыш кырында үз-үзләрен аямыйча дошманга каршы көрәшкәннәр, завод-фабрикаларда, басу-кырларда көнне төнгә ялгап эшләгәннәр. Дан батыр йөрәкле ир-егетләргә, ару-талуны белмәс халкыма!

     Арчаның Җиңү паркындагы Бөек Ватан сугышы батырлары истәлегенә төзелгән һәйкәлгә Муса Җәлилнең “Батырлык турында”гы шигырь юллары язылган:

Батыр үлә, үлмәс ат алып,

Батырлыклар белән макталып.

Исемең калсын, үзең үлсәң дә,

Тарихларда укып ятларлык.

     Янәшәдә махсус хәрби операция геройларына багышлап төзелгән  һәйкәл янында бар да тын калды.  Күңелләрне айкап, Расул Гамзатов сүзләренә язылган Ян Френкель музыкасы уйный...

Миңа кайвакыт, канлы кырлардан

Кайтмаган солдатлар

Җирдә түгел,

Ак торналарга әйләнделәр кебек...

     

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре