erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчада Гостехнадзор вәкилләре хезмәттәшләренең каберен зиярәт кылды

Изге гамәлләр ункөнлеге кысаларында Арча һәм Әтнә районнары Гостехнадзор бүлекләре вәкилләре озак еллар тармакка хезмәт иткән хезмәттәшләренең каберен зиярәт кылды.

Изге гамәлләр декадасы дәвамында Татарстан Республикасы Гостехнадзор идарәсенең Арча муниципаль районы буенча бүлек җитәкчесе Габделхак Касыймов һәм Әтнә муниципаль районы буенча бүлек җитәкчесе Рөстәм Сабиров элекке хезмәттәшләре Рафис Нигъмәтҗанов каберен зиярат кылды.

Озак еллар дәвамында Гостехнадзор органнарында намуслы хезмәт куйган Рафис Нигъмәтҗанов хезмәттәшләре арасында ихтирам казанган шәхес булып истә калган. Арча һәм Әтнә районнарында үзйөрешле техникалар эксплуатациясе белән бәйле белгечләр һәм механизаторлар күңелендә Рафис Габделбәр улы турында якты истәлекләр бүген дә саклана.

Чара барышында кабер урыны тәртипкә китерелде, тирә-юне чистартылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев