Арчада яңалык! Ишеттегезме әле?
Күптән кирәк иде
Быел чыршы бәйрәмнәре Арча үзәк стадионында түгел, ә Арчаның үзәк мәйданында үткәреләчәк. «Жилкомбытсервис» ширкәте чыршы алып кайтып урнаштырды инде. 17 метрлы бик матур чыршы булган. Аны «Энергосервис» ширкәте бизәячәк. Бөтен кышкы чаралар шуның янында үтәчәк. Үзәк мәйдан 27 декабрьдән 14 гыйнварга кадәр ике яктан ябыла. 27 декабрь көнне чыршыны ачу, 13 гыйнварда искечә яңа елны каршылау тантанасы була. Тагын нинди чаралар планлаштырганын хәбәр итәрбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев