Ярминкәне карарга район башлыгы Алмаз Хисаметдинов та килде.
Ярминкәдән кем нәрсә ала. Берәүгә мунча себеркесе кирәк, икенчеләргә бәлеш пешерергә каз, өченчеләргә балан, дүртенчеләргә ашлык, авыл сөте, авыл йомыркасы, авыл мае... Бар да бар... Акчаң булып ал гына!
Кыш бабай, Кар кызы, тарантаслы бизәлгән ат, әкият геройлары, үзешчән җырчылар күңелне күреп тора.
Яңа ел белән! Алга таба да ярминкәләр булып торсын!
Нет комментариев