Арчада яшүсмерләр тантаналы рәвештә паспорт алды
Арчада 14 яше тулган актив укучыларга тәүге тапкыр паспорт алуны тантаналы шартларда тапшыру күркәм йолага әверелде
Кеше тормышында мөһим вакыйгалар шактый булса да, паспорт алу – аеруча истә кала торганыдыр, чөнки нәкъ шул мизгел яшүсмерләрне тулы хокуклы Россия гражданына әверелдерә. Паспорт шәхесне раслаучы, юридик көчкә ия документ булып тора. Аның белән бергә кешенең хокуклары һәм бурычлары да арта. Моңарчы әти-әни канаты артына ышыкланып яшәгән бала инде кылган гамәлләре өчен үзе җавап бирә башлый.
Ә паспортны тәүге тапкыр тантаналы бәйрәм мохитендә алу – аеруча дулкынландыргыч, гомергә истә калырлык вакыйга. “Казан арты” музеенда тантаналы шартларда узган паспорт тапшыру бәйрәмендә районыбызның төрле мәктәпләрендә белем алучы актив, тырыш 10 егет һәм кыз беренче документларын кулларына алды. Аларга паспортны Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Арча районы буенча ярдәмчесе Надия Мифтахетдинова, Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районындагы бүлек начальнигы Айдар Баһавиев һәм миграция бүлекчәсе җитәкчесе Ольга Лошакова тапшырды.
– Хөрмәтле яшь райондашларым! Сезнең намуслы һәм законга буйсынучы гражданнар булачагыгызга ышанам, – диде Надия Мифтахетдинова паспорт алучыларны котлап. – Кулыгызга паспорт алган көннән сез Россиянең лаеклы гражданнары булып, үзегезнең хокук һәм бурычларыгыз барлыкка килә. Бу хакта Россия Конституциясендәге 20 маддәдә язылган. Аны бүген паспорт белән бергә кулга алачаксыз һәм танышып чыгарсыз. Без сезнең Ватаныбызның патриотлары булып яшәвегезне телибез. Киләчәктә кем генә булып, кайда гына эшләсәгез дә шуны онытмагыз: сез – районыбызның киләчәге! Һәрберегезгә сәламәтлек, көчле, энергияле һәм бәхетле булуыгызны телим.
Арчаның 5нче гимназия укучысы Азалия Ситдыйкова бу көнне дулкынланып көтүе турында әйтә. “Миңа Җиңү көнендә 14 яшь тулды. Паспорт алырга дип документларны икенче көнне үк МФЦга тапшырдык. Ә беркөнне паспортны тантаналы шартларда алачагым турында хәбәр иттеләр. Беренче документны тантаналы төстә алуыма бик шатмын. Бүгенге көннән мин тулы хокуклы Россия гражданины. Паспорт белән бергә минем хокукларым һәм бурычларым да арта. Кылган гамәлләрем өчен дә үзем җавап бирәчәкмен, – ди ул.
Тарихка күз салсак, шәхесне раслаучы беренче таныклыклар 18 гасырда барлыкка килгән. Петр патша 1721 елда ук инде даими яшәү урыннарыннан вакытлыча киткән крестьяннар өчен мәҗбүри рәвештә паспортлар бирүне гамәлгә керткән. Революциядән соң, 1917 елда паспортлар бирү туктатылган, чөнки большевиклар аны искелек калдыгы дип санаган. Кем булуыңны раслаучы төп документ урынына өяз башкарма комитеты белешмәсе, профсоюз билеты да яраган. Бары 1932 елның декабрендә генә бердәм паспорт системасы турындагы закон гамәлгә кергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев