Арчада иң көчлеләр ярышты
Мәгариф идарәсе командасы беренче урынны яулады.
29 августта Арча стадионыныда республика һәм шәһәр көннәренә багышланган "Көчлеләр ярышы" дип аталган экстремаль йөгерүләр узды. Анда район оешма һәм предприятиеләреннән 8 команда катнашты.
Катнашучылар өчен 4 км дистанция трассасы әзерләнгән иде. Командаларга печән кибәнен үтү, су сиптерү машинасыннан душ, челтәр аша шуышу, Казансу елгасы аша чыгу, катамараннарда су дистанциясе узу, экстремаль тауны узу, су белән канистрны күчерү, носилкаларда кеше, күпер-бүрәнә аша узу, кулда асылынып йөрү, команда чаңгыларында дистанция узу кебек ярышларда үзләрен сынарга туры килде.
Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын - "Туристлар" командасы (Мәгариф идарәсе);
2 урын - "Тукай оныклары" командасы ("Арча" спорт мәктәбе)
3 урын - "Сюрприз" командасы (җыелма команда).
Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз!Барлык командалар да лаеклы чыгыш ясадылар!
Фотолар район яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев